“Музей һәм балалар”
4 январь көнне Шура авыл китапханәсендә “Музей һәм балалар” атналыгы кысаларында мәктәп яшендәге укучы балалар өчен үзебезнең райондагы музейларга виртуаль сәяхәт оештырылды. Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай музеенда булган балалар үзләренең уй-кичерешләре белән уртаклаштылар. Чара күңелле һәм файдалы узды.