Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

“Татарстан Республикасы язучылары-балаларга”

14 декабрь көнне Шура авыл китапханәсендә мәктәп укучылары өчен “Татарстан Республикасы язучылары-балаларга” дигән темага библиографик дәрес үтте. Дәреснең төп максаты-Татарстан Республикасы язучыларының балалар өчен иҗат ителгән шигырьләре, әкиятләре һәм проза әсәрләре белән таныштыру. Г.Тукай, М.Җәлил, А.Алиш,Ш.Галиев һәм башка әдипләрнең иҗатларына күзәтү ясалды.