Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

“Тормыш кагыйдәләрен белеп үсик”

20 ноябрь-Бөтендөнья бала хокукы көне уңаеннан мәктәп укучылары белән “Тормыш кагыйдәләрен белеп үсик” дигән темага сорау-җавап кичәсе үздырдык. Бу датаның мөһимлеге һәм бала хокуклары турында китапханәче тирән эчтәлекле чыгыш ясады. Аннары балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.