Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

“Көзге муллык”

17 ноябрь көнне Шура авыл клубы белән берлектә “Көзге муллык” дип аталган уңыш бәйрәме оештырдык. Югары класс укучылары бәйрәмгә зур җаваплылык белән әзерләнделәр. Алар өчен төрле ярыш-конкурслар үткәрелде. Кызлар салатлар әзерләүдә, композицияләр ясауда, төрле темаларга иҗади конкурсларда үзләренең булдыклылыкларын күрсәттеләр.