“Мин нинди кино карыйм”
8январь-Балалар киносы көне уңаеннан Шура авыл китапханәсендә мәктәп укучылары белән “Мин нинди кино карыйм” дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде. Укучылар үзләре яратып карый торган кино-филҗьнар турында, алардагы геройларның нинди уңай сыйфатларга ия булулары хакында фикер алыштылар. Балалар өчен төшерелгән рус телендәге кинолар турында гына түгел, ә Габдрахман Әбсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы буенча Татарстан Яңа гасыр телерадио компаниясе төшергән фильмы, андагы актерлар турында да сөйләшү булды.