Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

“Кеше китә – җыры кала!”

1декабрь көнне Шурабаш төп гомүмбелем мәктәбендә танылган язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 85 ел тулу уңаеннан “Кеше китә – җыры кала!”дип исемләнгән әдәби күзәтү үткәрелде. Мәктәп укучыларына язучының китапларыннан торган күргәзмә, презентация тәкъдим ителде. Китапханәче Фазылҗанова Гүзәлия Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләренә кыскача күзәтү ясап, укучыларда язучының әсәрләренә карата кызыксынучанлык, туган якка мәхәббәт, кешеләргә уңай мөнәсәбәт тәрбияләргә тырышты. Бу чарада шулай ук 9 класс укучысы Сәмигуллина Гөлнурның “Мөхәммәт Мәһдиев иҗатында туган як темасы” дип исемләнгән чыгышы да тыңланды һәм укучыларда зур кызыксыну уятты.