Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

“Бәетләрдә- кеше язмышлары”

27апрельдә “Ак калфак” оешмасының чираттагы утырышы “Бәетләрдә- кеше язмышлары” дигән тема астында узды. Чараның хөрмәтле кунагы-Шура авылында яшәп иҗат итүче Насырова Тәнзилә апа. Ул бәетләр яза. Мидхәт Газыймовның “Хәтер тамчылары” дигән китабында Тәнзилә апаның 13 бәете урын алган. Бүгенге утырышта шул бәетләрнең икесе-“Бәрия бәете” һәм “Камил бәете”нә күбрәк тукталдык. Чөнки аларда Шура авылы кешеләре язмышы чагылдырыла. Тәнзилә апага иҗади уңышлар теләп, утырыш үзенең эшен төгәлләде.