Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

“Тукай яши безнең йөрәкләрдә”

Шура авыл клубында китапханә белән берлектә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулуга багышлап “Тукай яши безнең йөрәкләрдә” дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичә барышында укучылар Тукай әкиятләреннән өзекләр уйнадылар, шигырьләрен һәм аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Кичәгә килгән авыл халкы да балалар белән “Туган тел” җырын җырладылар.