Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

“Язгы изге эшләр атналыгы”

Бөтенроссия “Язгы изге эшләр атналыгы”акциясе кысаларында Шура авыл китапханәсе һәм клуб җитәкчелеге мәктәп укучылары белән авылда яшәүче өлкән буын кешеләренә карата ихтирам һәм игътибарлылык күрсәтү максатыннан акциядә бик теләп катнашты. Башлангыч класс укучылары, өлкәннәрнең хәлен белешеп, алар каршында шигырьләр, җырлар башкардылар. Югары класс укучылары йорт эшләрендә булыштылар.