Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

“Китапханә төне-2017”

22 апрельдә “Китапханә төне-2017” акциясе кысаларында Шура авыл китапханәсендә “Яңа караш” темасы астында яшүсмерләр белән түгәрәк өстәл узды. Әңгәмә барышында тормыштагы төрле очраклар, тормышка караш, киләчәк һөнәр, тирә-якны саклау турындагы мәсьәләләр кузгатылды. Яшь китап укучыларның фикер йөртүләренә карап, аларның яхшы, тыныч тормышка һәм үз-үзләренә ышанычлары бар,дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин. Чарада катнашучыларга яңа китаплардан күргәзмә тәкъдим ителде.