Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

"Мәдәни көндәлек дәресе"

Шурабаш авыл мәдәният йортында 1-4 класс укучыларына тантаналы рәвештә Мәдәни көндәлек тапшырылды. Байкал, Яңа Сәрдә, Шура, Шурабаш авыл башлангыч мәктәпләреннән укучылар җыелды. Алар өчен китап күргәзмәсе оештырылды. Шура авыл китапханәчесе Фазылҗанова Гүзәлия балалар өчен язылган китапларга күзәтү ясады. Шурабаш авыл китапханәчесе Хәертдинова Зөлфия Мәдәни көндәлек турында, аны ничек алып барырга кирәклеге хакында аңлатма бирде. Һәр укучыга көндәлек тапшырылды. Укучылар укытучы апалары белән, әти-әниләре белән берлектә көндәлекне матур итеп тутырырга, экскурсияләргә барырга, китапханәгә ешрак йөрергә теләк белдерделәр.