Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

“Җирле үзидарә турында күбрәк бел”

21апрель-Җирле үзидарә көненә карата 14 апрельдә Шура авыл китапханәсе клуб белән берлектә “Җирле үзидарә турында күбрәк бел” дигән темага Яңа Кенәр җирле үзидарәсенең Шурабаш бүлеге җитәкчесе Нигаматуллин Мансур Вилдан улы белән очрашу уздырды. Авыл халкы үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итү өчен җитәкче белән очрашуга килде. Китапханәче Фазылҗанова Гүзәлия җыелучылар каршында “Терроризмны бергәләп җиңик” дигән темага чыгыш ясады. Китапханә алдыра торган “Җирле үзидарә” журналы турында да мәгълүмат бирелде. Очрашуга килгән авыл кешеләре бу чараның дәвамлы булуын теләделәр.