.“Шигърият-күңелнең хаҗы”
21 март-Бөтендөнья шигърият көненә карата Шура авыл китапханәчесе ФазылҗановаГ.Р.“Шигърият-күңелнең хаҗы” дип аталган шигъри марафон оештырды. Максат-бу көннең барлыкка килү тарихы белән таныштыру, шигърияткә карата мәхәббәт тәрбияләү. Бу чарада авыл кешеләре бик теләп катнаштылар. “Яшь вакытта бик күп шигырьләр укый идек, ятлый идек, хәзер күбрәк газета-журналлар укыйбыз”,-диләр.