Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

“Чордашлар” фольклор коллективы

11 март көнне Шура авыл клубында “Чордашлар” фольклор коллективының иҗатын тәкъдим итү кичәсе оештырылды. Кичәгә Казаннан Татарстан Республикасының традицион мәдәният үсеше үзәге директор урынбасары Гали  Әхәт улы Габдрахманов һәм композитор, җырчы Риф Хоббул улы Гатауллин кайткан иде. Фольклор коллективның һәр чыгышына кунаклар югары бәя бирделәр, киләчәк иҗат юлларында уңышлар теләделәр, үзләренең тәкъдимнәрен җиткерделәр. Тәкъдим итү кичәсен китапханәче Фазылҗанова Г.Р. алып барды.