Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

“Гадәтең нинди-холкың шундый”

4 март көнне Шура авыл китапханәсендә “Гадәтең нинди-холкың шундый” дигән темага 5-8 класс укучылары белән әдәплелек сәгате үтте. Максат -  балаларга шәхеснең үсеше һәм үз-үзен тотышы, начар гадәтләр, аларның организмга зыяны турында мәгълүмат бирү, аларны начар гадәтләргә бирешмәскә өйрәтү, көчле рухлы булырга өндәү. Нәрсә ул гадәт?  Нинди гадәтләр була? Нинди яхшы гадәтләрне беләсез? Нинди гадәтләрне начар дип атарга була, ни өчен?  Шушы сорауларга җавап биреп, китапханәче Фазылҗанова Гүзәлия балалар белән эчтәлекле әңгәмә уздыруга иреште. Бөек мәгърифәтче Каюм Насыйри сүзләрен мисалга китереп, матур, күркәм гадәтләр генә кешене бизәве, холкын үзгәртүе турында ассызыклады. Күргәзмәгә куелган китапларның эчтәлекләренә дә игътибар ителде.