Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

“Үсеп кенә җитик әле, илне,җирне сакларбыз!”

23февраль-Ватанны саклаучылар көнен  бәйрәм итү матур бер традициягә әйләнде. Быел бу көнне Шура авыл клубында китапханә һәм клуб җитәкчелеге белән берлектә “Үсеп кенә җитик әле, илне,җирне сакларбыз!” дигән исем астында уен-ярыш итеп билгеләп уздык. Чарада катнашучы  югары класс укучылары төрле уеннарда  үзләренең җитезлекләрен, тапкырлыкларын, кыюлыкларын һәм уңганлыкларын күрсәттеләр. Ә инде балалар бакчасына йөрүче балалар һәм кызлар, аларга уңышлар теләп, җырлар һәм биюләр белән бәйрәм кичәсен ямьләндерделәр. “Иң уңган егет”, “Иң кыю егет”, “Иң җитез егет” номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде.