Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

“Әнкәм бишектә көйләгән”

“Ак калфак” татар хатын-кызлар җәмгыятенең чираттагы утырышы “Әнкәм бишектә көйләгән” дигән исем астында узды. Максат- укучыларны бишек тарихы, бишек җырлары белән таныштыру, бу җырларның эчтәлеген һәм тәрбияви үзенчәлекләрен ачыклау, әниләргә, әбиләргә һәм бишек җырларына мәхәббәт тәрбияләү. Китапханәче катнашучыларны бишек тарихы, бишек җырлары белән таныштырды. Клуб музеенда сакланган арба һәм чыгыр турында да сүз булды. Чакырылган кунакларның да эчтәлекле чыгышлары яшь китап укучыларга бик ошады.