Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

“Әфганстан-йөрәк ярам”

16 февраль көнне Шура авыл китапханәсендә Әфганстанда хәрби хезмәттә булган авылдашларыбыз Шәйхиев Зөлфәт һәм Зиннәтуллин Рәфикъ белән “Әфганстан-йөрәк ярам”дип аталган очрашу кичәсе узды. Бу очрашуның төп максаты- Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнрәк таныштыру, хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре, укучыларда батырлык, героизм кебек хисләр тәрбияләү. Чарада катнашучы мәктәп укучылары үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишеттеләр, портрет-күргәзмә материаллары белән таныштылар.