Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

“Без боларны белергә тиеш”

7февраль – Татарстан Дәүләт гербы кабул ителгән көнгә багышлап Шура авыл китапханәсендә “Без боларны белергә тиеш” дигән темага мәгълүмати-танып-белү сәгате узды. Төп максат – Татарстан Республикасы Дәүләт символлары турындагы белемнәрен ныгыту, дәүләт символларына карата эстетик караш булдыру, үз республикаң белән горурлану хисләре тәрбияләү. Чарада катнашучы мәктәп укучыларына Татарстан Республикасы Дәүләт символлары тарихы һәм аларның сурәтләнеше турында мәгълүмат бирелде. Укучылар өчен китап күргәзмәсе дә оештырылды.