Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

“Актыр татар сөлгесе,керсез күңел көзгесе”

7ноябрь көнне китапханәдә “Ак калфак” татар хатын-кызлар җәмгыятенең Шура авыл бүлекчәсен оештыру уңаеннан “Актыр татар сөлгесе,керсез күңел көзгесе” дип аталган кичә уздырылды. Кичәдә авылның уңган һәм җитез апалары белән мәктәп укучылары очрашты. Китапханәче Фазылҗанова Гүзәлия борынгы әбиләребез тукып чиккән кызыл башлы сөлгеләр, тастымаллар һәм башка чиккән көнкүреш әйберләре турында, аларның тормышта кулланылышы һәм татар халык йолаларына бәйлелеге хакында бик күп мәгълумат бирде. Очрашуга  килгән апалар да әниләреннән истәлек булып калган сөлге-тастымаллары турында балаларга кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Кичә шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды.