Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

“Кояш гомере телим мин, Әнием сиңа!”

Шура авыл клубы белән берлектә Әниләр көненә багышлап “Кояш гомере телим мин, Әнием сиңа!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Мәктәп укучылары белән әзерләнгән бу чарада әниләргә багышланган җырлар, шигырьләр һәм биюләр башкарылды. Балалар үзләре ясаган бүләкләрен тапшырганда, һәркемнең күңелендә шатлык хисләре иде. Тамашачылар оештыручыларга һәм катнашкан балаларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр.