Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

“Яшәсен җирдә дуслык!”

4 ноябрь-Халыклар бердәмлеге көненә багышлап китапханәдә мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп укучылары белән “Яшәсен җирдә дуслык!” дип аталган әдәби кичә узды. Чарада катнашучылар татар телендә иҗат итүче шагыйрьләрнең шигырьләрен укыдылар, дуслык турында әйтемнәр һәм мәкальләр белән таныштылар.