“Көзге яхшы эшләр атналыгы”
“Көзге яхшы эшләр атналыгы” кысаларында тыл ветераны Мубаракшина Галимә әбигә 1-5 класс укчылары белән утын ташырга булыштык. 2 төркем инвалид Гарипова Әминә апага помидор уңышы җыештык. Шулай ук 2 төркем инвалид Хакимов Мәүлет абыйга ишегалды җыештырырга, бәйрәм мунчасына су һәм утын ташырга булыштык.