Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

“Без Тукайны беләбезме?”

2август көнне Шура авыл уитапханәсе каршында Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап “Без Тукайны беләбезме?” дип исемләнгән әдәби мәйдан оештырылды. Бу чарада авыл халкы, балалар катнаштылар. Авылыбызның талантлы кешесе Насырова Тәнзилә апа килгән авылдашлар каршында үзенең матур шигырьләрен укыды. Татар теле һәм әдбияты укытучысы Гараева Рания Мөхәрләм кызы Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган викторина уздырды. Һәркем бирелгән сорауларга теләп җавап бирде. Балалар да шагыйрьнең шигырьләрен һәм җырларын башкардылар. Китапханәче Фазылҗанова Гүзәлия әдәби мәйданга килүчеләрне 2016 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган лауреатлар белән таныштырды. Чарада катнашучылар “Тукай яши безнең йөрәкләрдә” дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштылар.  Соңыннан татар теленең гимнына әверелгән “Туган тел” җыры башкарылды.