Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

: Илаһи моң булып Тукай гомере яңгырап тора шушы көнгәчә!

Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап китапханәдә бик күп чаралар оештырылды. Шуларның берсе – “Илаһи моң булып Тукай гомере яңгырап тора шушы көнгәчә!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе. Китапханәгә йөрүчеләр яңа китаплар белән бик кызыксынып таныштылар. Бигрәк тә балалар яңа иллюстрацияләргә игътибар иттеләр. Презентация карау да килгән укучыларда кызыксыну уятты.