“ Син – гомер агышларым!”
Шурабаш мәдәният йортында ,халыкара гаилә көненә карата “ Син – гомер агышларым!” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үткәрелде.
Кичәгә 50 ел бергә яшәгән парлар чакырылды.Кичәдә катнашучылар төрле сорауларга җаваплар бирделәр. Кичә музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Юбилярларны балалары , оныклары тәбрик иттеләр.