Шурабашская сельская библиотека - филиал № 53

“Моңлы Тукай – безнең Тукай

Апрель – Габдулла Тукайны искә алу ае. Балаларның  Г.Тукай турында белемнәрен тирәнәйтү, шагыйрь иҗатына, тормышына кызыксыну уяту, телебезгә, әдәбиятыбызга мәхәббәт хисе тәрбияләү максатыннан  Шурабаш  авыл  китапханәсе  Яңа Сәрдә авылында башлангыч мәктәп укукчылары белән уен-викторина үткәрде.Балалар   Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты, шигырьләре,  әкиятләре буенча сорауларга җавап бирделәр,шагыйръ иҗаты буенча крросворд чиштеләр, әдипнең шигырьләрен сөйләделәр.