Шурабашская сельская библиотека - филиал № 53

День Мусы Джалиля .

15 февраль герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан  Шурабаш авыл китапханәсе ул көнне М.Җәлил көне итеп үткәрде. М.Җәлилгә багышлап “Каным шытты кызыл гөл булып” – китап күргәзмәсе куелды. Китапханәгә килгән балалар белән  шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты буенча  могҗизалар кыры уены үткәрелде   шигырьләрен сәнгатьле   укучылар да бүләксез калмадылар.   Шурабаш балалар бакчасыннан мәктәпкә хәзерлек бүлеге балалары да  китапханә чакырылды. Алар белән “ Җырым белән җиндем дошманны!” - патриотик дәрес үткәрелде,  М.Җәлилнең балалар өчен язылган шигырьләрен кычкырып укылды.