Шурабашская сельская библиотека - филиал № 53

«Үлем турында уйлама ,илен турында уйла!”

2019 елда ,  фронтовик шагыйръ һәм язучы Фатих Кәрим тууына 110 ел булды. Шул уңайдан Шурабаш китапханәсендә Фатих Кәрим иҗатына багышланган  тематик сәгат үткәрелде. Фатих Кәримнең  1937 елга кадәр 10 китабы басылып чыга. 1941-1945 елларда сугыш вакытында  ул тугыз поэма,ике повесть,бер драма әсәре, һәм йөздән артык шигырь иҗат итә.Шагыйрь иҗатына багышланган күргәзмә ясалды. Ф.Кэримнең шигырьләрен кычкырып укыдык.