Шурабашская сельская библиотека - филиал № 53

Уңа-сулга бакмыйча алга барыйк. Гомере аз калды дигән милләтне без Тергезик....

12 декабрь көнне Шурабаш урта мәктәбендә ,Габделгазиз Монасиповның тууына 130 ел булуга карата әдәби кичә үткәрелде.  Кичәдә филология фәннәре докторы Зөфәр Зәйни улы Рәмиев, филология фәннәрекандидаты,Г,Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Фәрдин кызы Төхвәтова,”Безнең мирас” журналының җаваплы мөхәррире Ленар Илгиз улы Гобәйдуллин, “Казан арты” тарихи-этнография музее директоры урынбасары Гарипов Шәфигулла Зәйнулла улы ктнаштылар.Габделгазиз Монасыйпов –ХХ гасырның беренче чирегендә татар әдәбияте үсешенә сизелерле өлеш керткән язучы Ул зур талант иясе, кин колачлы язучы.Кичәдә  мәктәп балалары язучының шигырләрен, әсәрдән өзекләрен укыдылпр. Казаннан килгән кунакларның Г.Монсипов турындагы чыгышларын укучылар яратып тыңладылар.