«Кояш сипсең сезгә җылы нурларын !.”
Һәр елның ноябрь аеның соңы якшәмбесендә Әниләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Шурабаш мәдәният йортында “Кояш сипсен сезгә җылы нурларын!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиця күрсәттеләр. Котлаулардан соң әниләр китапханәгә кереп “ Якты хисләр кирәк кешегә !” дип исемләнгән китап күргәзмәсе карадылар,һәм үзләренә ошаган китапларны укырга алдылар.