Шурабашская сельская библиотека - филиал № 53

Единый урок культуры!

14 сентябрь  көнне Шурабаш китапханәсенә Шурабаш мәктәбенең башлангыч класс укучылары Мәдәни көндәлек тапшыру тантанасына килделәр. Балаларга “  Рәхмәт әйтәм ,укыганым шул китапка !” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Китапханәчеләр Фазылзянова Гүзәлия, Хәертдинова Зөлфия балаларга Мәдәни көндәлек турында сөйләделәр. Балаларны Мәдәни көндәлекне тутыру тәртибенә өйрәтелде .Китап күргәзмәсенә обзор ясадылар. Ел саен берсеннән берсе  кызыклы яңа китаплар чыга тора. Аларның барысын да бик теләсән дә укып бетереп булмый. Шуңа күрә дә зәвыгынга, кызыксыуыңга туры килгән китапларны сайлап алырга өйрәнергә кирәк.Китаплар үткәнне онытмаска, тормышның кадерен белергә, киләчәкне күрергә өйрәтәләр.    Балалар  китапханәгә  китап укырга чакырылды. “Мавыктыргыч Татарстан.” дип исемләнгән китап белән  ,  Татарстанның тарихи урыннары белән таныштык