“Тукай эзләре буйлап” - уен-сәяхәт
7 апрель көнне “Тукай эзләре буйлап” дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрелде. Уенның максаты Г.Тукай турында белемнәне тирәнәйтү,тормышына кызыксыну,горурлык тәрбияләү. Сәяхәт 7 тукталыштан тора.Һәрбер тукталыш саен балалар, Г.Тукайның тормышына багышланган, сорауларга җавап бирделәр.