“Якты йолдыз булып кабынган ул!”
Апрель – Габдулла Тукайны искә алу ае. Балаларның Г.Тукай турында белемнәрен тирәнәйтү, шагыйрь иҗатына, тормышына кызыксыну уяту, телебезгә, әдәбиятыбызга мәхәббәт хисе тәрбияләү максатыннан Шурабаш авыл китапханәсе 27 апрельдә 7 сыйныф укучылары белән “Якты йолдыз булып кабынган ул” – дип исемләнгән викторина үткәрде. 6 турдан торган чарада укучылар, Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты, шигырьләре , әкиятләре буенча сорауларга җавап бирделәр, шигырьләрнең төшеп калган сүзләрен яздылар, игътибарлыкка тест үттеләр, бирелгән сүздән яңа сүзләр төзеделәр, әдипнең шигырьләрен сөйләделәр. Катнашучыларга призлар бирелде.