Каным шытты кызыл гөл булып!
15 февраль герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан Шурабаш китапханәсе мәктәптә М.Җәлилгә багышланган викторина үткәрде. “Каным шытты кызыл гөл булып” – китап күргәзмәсе куелды. Балалар, шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты буенча бирелгән сорауларга җаваплар табып, бүләкләр алдылар, шигырьләрен сәнгатьле укучылар да бүләксез калмадылар.