Шурабашская сельская библиотека - филиал № 53

Үлем турында уйлама,илен турында уйла Илен турында уйласаң,гомерен озын була.

Шурабаш авыл китапханәсендә кахарман шагыйр Фатих Кәрминең тууына 115 ел тулу уңаеннан  әдәби кичә үткәрелде. Катнашучылар Фатих Кәримнең тормышы,иҗаты белән таныштылар.Дүрт еллык сугыш чорында Фатих Кәрим 150 шигырь, 8 пэма, 2 повесть һәм бер драма иҗат иткән.Социализм төзегәндә, сәяси репрессияләр чорында,фашизмга каршы алып барылган коточкыч каты сугыш елларында яшәгән,көрәшкән бу шәхеснең язмышы үзе бер тарих.1945 елның 19 февралендә яу кырында һәлак булган Фатих Кәримнең шигырь  юллары канатлы сүзләргә әверелеп, әле дә күпләрнең күңел түрендә яши :Үлем турында уйлама,илен турында уйла ,Илен турында уйласаң,гомерен озын була.Кичә ахрында катнашучыларга” Кыңгыраулы яшел гармун ”әсәрен кычкырып укылды.