Шурабашская сельская библиотека - филиал № 53

«900 дней славы»

 Шурабаш авыл китапханәсендә  27.январь көнне  мәктәп балалары катнашында ,Ленинград блокадасы бетүгә 80 ел булуга карата батырлык дәресе үткәрелде. Катнашучыларга          “Бу көннәрнең даны мәңге онытылмас  !” Дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәгдим ителде. 900 көн буенча Ленинград фашистларга бирелмичә чолганышта яши. Азык складлары януга карамастан,бирелгән ипи паегы аз булуга карамастан,салкынга , бертуктаусыз бомбага тотылуга карамастан Ленинград бирелмәгән,корал эшләп фашистларга каршы торган.Ладого күле аша салынган кышкы юлдан азык кертелә.Ач, утсыз,сусыз булса да Ленинград халкы яши , бирелми,җиңә.