Шурабашская сельская библиотека - филиал № 53

Шорык йол бәйрәме

 

Шурабаш мәдәният йортында 5 – 12 январь көннәрендә мари халкының гасырлардан сакланып килгән  Шорый йол бәйрәме үткәрелде.Бу көннәрдә кешеләр төрле киемнәргә киенеп өйдән өйгә йөриләр. Хуҗалар аларны төрле тәмле әйберләр белән сыйлыйлар. Бәйрәм көннәрендә багулар, төрле юраулар үткәрәләр.Кич бәйрәм мәдәният йортында дәвам итә.Төрле төрле киенгән кешеләр биеп ,җырлап,төрле уеннар уйнап күңел ачалар.Соңыннан иң яхшы киенгән кешеләргә бүләк бирелде.Китапханәдә “ Без бергә! Мы вместе! Мы пелря улына!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнеп тәгъдим ителде.