Шурабашская сельская библиотека - филиал № 53

“Дуслык белән туганлык алтыннан кыйммәт!”

2023нче ел – Татарстанда  милли мәдәниятләр һәм гореф – гадәтләр елы дип игълан ителде  . Шул уңайдан   Яңа Кырлай модель китапханәсендә “ Дуслык белән туганлык алтыннан кыйммәт!”  дип исемләнгән әдәби музыкль кичә үткәрелде. Кичәгә өлкәннәр һәм балалар чакырылды.Яңа Кырлай модел китапханәсе мөдире Наилә Наилевна  Арча районында яшәүче күпмилләтле халыкларнын гореф гадәтләре турында сөйләде.Татар киемнәрендәге бизәкләр,үрнәкләре белән таныштырды.  Шурабаш авыл китапханәчесе Хәертдинова Зөлфия  Шурабаш авылында яшәүче мари халыклары йолалары һәм гадәтләре турында сөйләде.Шурабаш авылы Арча районында  мари халыклары яши торган бердәнбер авыл булып тора. Марилар үзләренен  йолаларын һәм гадәтләрен әлегә хәтле саклап килгән халыкларнын берсе булып тора.Кичәгә мариларнын күлмәкләре , чигелгән сөлгеләре һәм кулъяулыклары кургәзмәсе ясалды һәм аларнын ничек һәм кайчан куллануларына аңлатма биреп кителде. Кичә җырлар хәм биюләр белән үрелеп барды