Шурабашская сельская библиотека - филиал № 53

Татарстан дуслык иле – һәрбер милләт аның гөле!

2022нче ел –Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы дип игълан ителде  . Шул уңайдан Сөрде авылы мәдәният йортында “Татарстан дуслык иле –һәрбер милләт аның гөле !” дип исемләнгән әдәби музыкль кичә үткәрелде. Кичәгә өлкәннәр һәм балалар чакырылды.Шурабаш авыл китапханәчесе Хәертдинова Зөлфия  Шурабаш авылында яшәүче мари халыклары йолалары һәм гадәтләре турында сөйләде.Шурабаш авылы Арча районында  мари халыклары яши торган бердәнбер авыл булып тора. Марилар үзләренен  йолаларын һәм гадәтләрен әлегә хәтле саклап килгән халыкларнын берсе булып тора.Кичәгә мариларнын күлмәкләре , чигелгән сөлгеләре һәм куляулыклары кургәзмәсе ясалды һәм аларнын ничек һәм кайчан куллануларына аңлатма биреп кителде. Кичә җырлар хәм биюләр белән үрелеп барды.