Шурабашская сельская библиотека - филиал № 53

“ Җырым белән җиндем дошманны!”

15 февраль герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан  Шурабаш китапханәсе   ул көнне М.Җәлил көне итеп үткәрде. М.Җәлилгә багышланп   “ Батырлыгын гасырларда калыр!” – китап күргәзмәсе куелды. Шурабаш  балалар бакчасыннан мәктәпкә хәзерлек группасы китапханәгә чакырылды.  Балалар,  шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. М.Җәлилнен балалар өчен язылган шигырләрен кычкырып укыдык.