Шурабашская сельская библиотека - филиал № 53

«Матурлык җырчысы!”

Январь аенда татар әдәбиятенен классик язучысы Һади Такташ тууына 120 ел була .Шул уңайдан Шурабаш китапханәсендә “ Матурлык җырчысы !”дип исемләнгән китап күргәзмәсе куеп күзәтү ясалды. Һади Такташ иҗаты –сугышка кадәрге татар совет поэзиясенең иң югары ноктасы.Әдип революция һәм социализм төзү елларының кырыс романтикасын, шул чор кешеләренең рухи матурлыгын сәгатъчә сүрәтли. Аның рухы,аһәне белән халыкчан поэзиясе,үзенә бер шигъри мәктәп тәшкил итә. Бу бик күп шагыйръләрнен үсүенә,формалашуына уңай йогынты ясый. Һәм хәзер дә үзенең тәссирен югалтмый саклый.