Шурабашская сельская библиотека - филиал № 53

“ Мы против коррупции!”

        Шурабаш китапханәсендә коррупциягә карршы әнгәмә үткәрелде .Коррупциягә каршы көрәш – ул безнең һәммәбезнең уртак бурычы. Бик күпләр коррупцияне авыру белән чагыштыралар. Һәр авыруның килеп чыгуының үз сәбәпләре бар һәм аларны дәваларга кирәк.Җәмгыяттә шактый таралган коррупция очраклары белән өлкәннәр генә түгел, мәктәп укучылары да яхшы таныш.Аларны  проблемаларны акча ярдәмендә хәл итүгә карата фикере тискәре, алар киләчәктә гадел тормыш алып барырга тели.Хәзерге вакытта Татарстан хакимияте  коррупциягә каршы актив көрәш алып бара. Шулай булуга да карамастан бу мәсәләне җәмгыять ярдәменнән башка хәл итеп булмаячак.

    Укучылар җәмгыятебездәге әлеге ямсез күренешнең тамырларын, тарихын тикшерделәр,аңа бәя бирделәр. Яшьүсмерләр  шушы тискәре күренешкә битараф булмауларын белдерделәр, аңа каршы көрәш чараларының кайсысы нәтиҗәлерәк икәнлеге турында бәхәсләштеләр, дәлилләр китерделәр..