Шурабашская сельская библиотека - филиал № 53

“Книга –твой друг на всю жизнь!”

Шурабаш авыл китапханәсендә “Книга –твой друг на всю жизнь!” дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелде. Китапханәгә беренче класс укучылары чакырылды. Балалар киштәләрдә торган китап дөньясына сяхәткә чыктылар.Китап- эшләгән чакта ярдәмче, ял иткәндә иптәш, кайчакта ул –күңел ачу әйбере,һәрвакытта-юлдаш, еш кына киңәшче, ә анын белән дуслаша белгән кеше өчен –ышанычлы дус.Китапханәче беренче китап кайчан барлыкка килгән, формулярлар, китапханәгә яңа кайткан китаплар белән таныштырды.Блалар үзләренә яңа мәглүмәт тупладылар кызыксындырган сорауларына җавап таптылар.