Библиотека –храм книг!
Һәр көзне балалар бакчаларында балалар китабы атналыгы үткәрелә. Шушы уңайдан Шурабаш авыл китапханәсенә , балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр экскурсиягә килделәр. Балалар бик кызыксынып китапханәченең китапханә һәм китаплар турында сөйләвен тыңладылар, кагыйдәләр белән таныштылар, мавыктыргыч китаплар һәм журналлар карадылар, Ахырыдан балаларга китапханәче әкиятләр укыды.