Шурабашская сельская библиотека - филиал № 53

« Непокоренный Ленинград!»

  Яңа Сәрдә мәктәбендә,  Ленинград блокадасының бетүенә   карата,  батырлык дәресе үткәреллде. Китапханәче Хәертдинова З. Балаларга Ленинград блокадасы турында сөйләде.  Ленинградчылар үзләрен батырларча тоттылар.Ачлыкка, авыртуларга, салкыннарга бирешмичә фашистларга каршы тордылар.Ленинград чоганышта булса да заводлар сугыш техникасын чыгаруны дәвам иттеләр.1944 нче елның январендә Ленинград тулаем чолганыштан азат ителгәндә 2 млн.544 мең кешедән 560 мең генә исән калган була. 1965 елның май аенда Ленинградка герой –шәһәр исеме бирелә.