“Дуслык ,татулык, бердәмлек!”
Шурабаш авыл китапханәсендә ,”Дуслык,татулык,бердәмлек!” дип исемләнгән информацион сәгать үткәрелде. Кичәгә яшьусмерләр чакырылды. Һәр халыкның үзенә генә хас милли традицияләре,гореф- гадәтләре бар,мари халкында да шулай. Кичә мари халкының йолаларына һәм бәйрәмнәренә багышланды. Китапханәче яшьләргә мари халкының “Семык”-чәчәк бәйрәме,””Шорык йол”- яңа ел бәйрәмнәре,мариларның изге агачлыкта корбан чалу йолалары белән таныштырды.