Шурабашская сельская библиотека - филиал № 53

“ Татарстанныың тарихи урыннарына сәяхәт!”

20 сенябрь көнне  Шурабаш авыл   китапханәсендә  башлангыч сыйныф укучылары өчен   мәдәни дәрес үткәрелде. Китапханәче   Г.Фазылҗанова   балаларга “Укучының мәдәни көндәлеген” тутыру тәртипләрен аңлатты. Китапханә мөдире Хәертдинова З.“Татарстанның тарихи урыннарына сәяхәт” дигән темага дәрес үткәрде.  Күргәзмәдәге китаплар  ярдәмендә укучылар Казанның мәдәният учакларында, Болгар, Биләр шәһәрлекләрендә, Раифа монастыренда, Зөя утравында булдылар. Укырга китаплар алып бик канәгать таралыштылар.