Шурабашская сельская библиотека - филиал № 53

“Бер очрашу үзе бер гомер!”

 

 Шурабаш авыл китапханәсенә Байкал авылында эшләп килүче “Гәүһәр” фольклор группасы кунакка килде. Алар китапханә, китаплар, күргәзмәләр белән таныштылар. Китапханәче аларга китапханә,яңа кайткан китаплар һәм журналлар турында сөйләде. Китап һәм китапханәләрнең дәүләт, җәмгыять һәм халык язмышында  нинди зур урын  тотканын борынгы заманнарда ук  бик яхшы аңлаганнар. Императорлар һәм патшалар, ханнар һәм солтаннар үзләренең баш калаларында иң үзәктә китапханәләр өчен иң матур биналар төзеткәннәр. Очрашу азагында һәрберсе укырга китап алып киттеләр