Язлар белән җиргә Нәүрүз килә
21 март көнне мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә " Язлар белән җиргә Нәүрүз килә" бәйрәме оештырылды. Бәйрәмгә кунакка Карсылу белән Нәзрүзбикә килде. Алар үзара көч сынаштылар. Балалар белән уеннар оештырылды. Бәйрәм азагында балалар Нәүрүз коймагы белән сыйландылар.